news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Елена Антоновага 94 яшь тулды

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Елена Антоновага бүген 94 яшь тулды, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль министрлыгы матбугат хезмәте.

«Елена Михайловна 1932 елның 29 маенда туган. Мәктәптә җиде сыйныф тәмамлаган, җиде ел нефть разведкасында эшләгән. Пенсиягә чыкканчы 13нче фабрикада хезмәт куйган», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Елена Михайловна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot