news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче тыл хезмәтчәне Антонина Вязниковага 96 яшь тулды

Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүче тыл хезмәтчәне Антонина Вязниковага бүген 96 яшь тулды. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Антонина Петровна 1930 елның 14 маенда Ульяновск өлкәсенең Воецкое авылында күп балалы гаиләдә туа. Антонинаның биш ир туганы була. Әтисе киез итек баскан, әнисе өй эшләре белән шөгыльләнгән. 1922 елда әнисе тиф белән авырый һәм чукраклана. Бөек Ватан сугышы башланганда, кызга 11 яшь була. Аңа алтынчы сыйныфтан соң мәктәптән китәргә туры килә. Әтисе белән абыйлары фронтка китә. Антонина 13 яшеннән комбайнда эшли. Кыш көне кыз әнисе һәм әбисе белән солдатларга фронтка җибәрү өчен оекбашлар һәм бияләйләр бәйли», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Сугыш беткәч, бөтен авыл шатлана. Ләкин, кызганычка күрә, күп кенә ир-атлар фронттан әйләнеп кайтмый. Антонина Петровнаның әтисе сугышта һәлак була, абыйлары яраланып кайта.

Сугыштан соңгы елларда Антонина Ульяновскида штукатур һөнәрен үзләштерә һәм төзелеш участогында эшли башлый. Анда ул балта остасы булып эшләүче булачак ире Николай Вязниковны очрата. Ир белән хатынның ике кызы (Ольга һәм Мария) туа. Бүген Антонина Петровна кызлары һәм оныклары янәшәсендә бәхетле картлык кичерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot