news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагы районында яшәүче тыл хезмәтчәне Антонида Шушковага 97 яшь тулды

Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүче тыл хезмәтчәне Антонида Васильевна Шушковага бүген 97 яшь тулды. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шушкова Антонида Васильевна 1929 елның 24 мартында Куйбышев өлкәсендә күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә өч бала, Антонида иң өлкәне була», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

1941 елда Антониданың әтисен фронтка алалар, ул хәбәрсез югала. Әнисе колхозда эшли башлый. Антонида җиде сыйныфны тәмамлап, Минзәлә училищесына укырга керә.

«Антонида булачак ирен – Николай Ильичны очрата. Училищедан соң яшь белгечләр Кама Тамагы районының Богородское авылына күченә. Тиздән аларны май заводына эшкә алалар, анда алар сыр, каймак, май ясый. Аннары Антонида тегү цехына эшкә урнаша. Анда күпмедер вакыт эшләгәч, җитәкче итеп билгелиләр», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Антонида белән Николай өйләнешәләр, гаиләдә ике кыз (Людмила һәм Татьяна) туа. Хәзер Антонида Васильевна олы кызы Людмила тәрбиясендә яши. Хезмәт ветеранының өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot