news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче тыл хезмәтчәне Рәсимә Кәримова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Татарстанның Азнакай районында яшәүче тыл хезмәтчәне Кәримова Рәсимә Сәлах кызы бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рәсимә Сәлах кызы 1931 елның 10 маенда Бөгелмә районында туган. Ул гаиләдә дүртенче бала була, җиде класс белем ала. Хезмәт эшчәнлеген колхозда башлый. Авыр сугыш елларында төрле эшләр башкара – терлек тә карый, кырда да тир түгә», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

1970 елда Рәшит Шәфыйк улына кияүгә чыга. Бер балалары дөньяга килә. Сугыштан соңгы елларда Рәсимә Сәлах кызы колхозда, Баулыда нефть промыселы цехында эшли. Азнакайга күчкәч, СМУ-36 оешмасында төзелештә хезмәт куя, шулай ук «Азнакайнефть» идарәсендә нефть чыгару буенча оператор була. Бүген Рәсимә Сәлах кызының ике оныгы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot