news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Нина Потапова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Потапова Нина Михайловна бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Нина Михайловна 1931 елның 10 маенда Лаеш районының Павловка авылында туа. Сугыш вакытында һәм сугыштан соң ындыр табагында эшли», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

1950 елда Нина Потапова Казанга күчеп килә. Татарстан башкаласында эксперименталь заводта хезмәт куя.

news_right_1
news_right_2
news_bot