news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче тыл хезмәтчәне Нина Константинова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Татарстанда яшәүче тыл хезмәтчәне Нина Константинова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Фото: Шәхси архивтан

Татарстанның Саба районында яшәүче тыл хезмәтчәне Константинова Нина Кирилловна бүген 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«Нина Кирилловна 1926 елның 10 маенда Кырбаш авылында туган. Мәктәптә дүрт класс укыгач, 14 яшеннән эшли башлаган. Бөек Ватан сугышы башлангач, иң авыр эш балалар, яшүсмерләр һәм хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Нина Кирилловна вагон бушата, урманнан агач ташый», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Сугыштан соң Семен Константиновны очрата, 1946 елда аңа кияүгә чыга. 1947 елда беренче балалары туа. Нина белән Семен өч кыз һәм биш малай тәрбияләп үстерә.

Нина Кирилловна гомер буе Киров исемендәге колхозда эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. 1987 елда тол кала. Аның 11 оныгы һәм оныкчыгы бар, тыл хезмәтчәне улы Анатолий гаиләсендә яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot