news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Мөкатдисә Җиһаншина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Җиһаншина Мөкатдисә Габдрахман кызы май аенда 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мөкатдисә Габдрахман кызы Биектау районында туган. Гаиләдә дүрт бала үсә, Мөкатдисә иң олысы була. 1941 елда әтисе фронтка китә. Сугыш еллары бик авыр була, дүрт бала әниләре белән кала», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Сугыш елларында Җиһаншина колхозда эшли. Ул ат кузгалагыннан аш пешергәннәрен, өшегән бәрәңге ашаганнарын хәтерли әле. Әтисе әсирлектә була, 1946 елда туган ягына әйләнеп кайта.

Мөкатдисә Җиһаншина «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot