Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Шәмҗиян Бадыйкова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Бадыйкова Шәмҗиян Миншакир кызы бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Шәмҗиян Миншакир кызы колхозчылар гаиләсендә туа. Аның әти-әнисенең алты баласы була. Әти 47 яшендә вафат була. Әнисе балаларын берүзе тәрбияләп аякка бастыра. Еллар авыр була, кешеләр ачлыктан интегә, кияргә киемнәре дә булмый», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Шәмҗиян Миншакир кызы мәктәптә җиде сыйныф белем ала. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда хезмәт куя. Пенсиягә чыкканчы авыл кибетендә сатучы булып эшли. Кияүгә чыга. 58 яшендә Казанга күчеп килә. Ветеранның гомуми хезмәт стажы 42 ел тәшкил итә.
Бадыйкованың юбилей бүләкләре бар. Ире Бөек Ватан сугышында катнаша, 1997 елда вафат була. Шәмҗиян Миншакир кызының ике улы, дүрт кызы, алты оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз