news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тыл хезмәтчәне Галина Антонова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Галина Федоровна Антонова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Галина Федоровна 1931 елның 21 февралендә Яңа Чишмә районы Горшково авылында туа. Сугыш вакытында колхозда эшли, ә соңыннан педагогика институтын тәмамлый. Гомере буе мәктәптә эшли», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта ветеран үзен әйбәт хис итә, өй буйлап йөри, үз-үзен карый, әмма начар ишетә.

Антонова «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 55 ел», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot