news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТRТ төрек телеканалы «Айсылу» фильмын татар телендә күрсәтү хокукын сатып алды

ТRТ Төркиядә төп телеканалларның берсе булып санала.

ТRТ төрек телеканалы «Айсылу» фильмын татар телендә күрсәтү хокукын сатып алды
Султан Исхаков

(Казан,16 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Төркиянең ТRТ баш телеканалы «Айсылу» мелодрамасын тулысынча татар телендә күрсәтү хокукын сатып алды. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан режиссеры, сценарист һәм продюсер Алексей Барыкин хәбәр итте.

«Бездән аны [«Айсылу» фильмын] ТRТ баш телеканалы сатып алды. Төркиядә ул бездәге Беренче канал кебек санала», - дип сөйләде спикер.

Режиссерлар Алексей Барыкин, Рөстәм Рәшитов һәм Солтан Сөнгатуллин төшергән тулы метражлы тасманы TRТ телеканалында берничә тапкыр күрсәттеләр. Элегрәк картинаны тулысынча татар телендә Казанның биш коммерцияле кинотеатрында һәм «Мир»да күрсәттеләр.

Фильмда татар кызы тарихы сөйләнә. Сюжет нигезендә, төп героиня — авариягә эләккән һәм култык таяклары белән генә йөри алган яшь кыз Айсылу эстрада йолдызына әйләнә.

Фильмда төп рольне актриса Гөлназ Галимуллина башкарды. Картинада шулай ук татар операсы солисткасы, Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева һәм ТАССРның халык артисты Римма Ибраһимова катнашты.



Галерея: Пресс-конференция о развитии татарстанского кинематографа в 2020 году


news_right_1
news_right_2
news_bot