news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Троицкида узачак Рәсүлев укуларының программасы март аенда билгеле булачак

Рәсүлев укулары кысаларында, июльдә Чиләбе өлкәсе мөфтияте, җирле Татар конгрессы һәм Башкорт корылтае арасында килешү төзеләчәк.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский 7 июльдә Троицк шәһәрендә алтынчы тапкыр оештырылачак “Рәсүлев укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек эшләренә багышланган утырыш үткәрде, дип хәбәр итә губернаторның матбугат хезмәте.

Бу уңайдан төбәк башлыгына Троицкидагы борынгы “Рәсүлия” мәдрәсәсен һәм мәчетен, шәһәрнең тарихи үзәген төзекләндерү планын тәкъдим иттеләр. Борис Дубровский белдергәнчә: “Рәсүлев укулары Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе статусын алды, традицион исламның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданына әверелде. Аның дәрәҗәсен күтәрү буенча алга таба да комплекслы эш алып барырга кирәк”.

Губернатор март аена кадәр быел “Россия тарихында һәм заманча тормышында ислам” исеме астында узачак “Рәсүлев укулары”ның программасын һәм күренекле галимнәр, дин әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен чакырып, катнашучылар һәм кунаклар исемлеген төзеп бетерергә күрсәтмә бирде. Әйтик, конференциягә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) 42 нче буын вәкиле, Иорданиянең Амман Ислам фәннәре халыкара университеты профессоры Абдурраззак Әссаиди чакырулы.

Өлкәнең мәдәният министры Алексей Бетехтин сүзләренчә, “Рәсүлев укулары”ның мәдәни программасы вакыйгаларга бай булырга дип көтелә. Беренче тапкыр Чиләбе өлкәсенең дәүләт тарих музеенда “Ислам. Тарих, традицияләр, мәдәният” күргәзмәсе ачылачак. “Чиләбе өчен бу күренекле вакыйга – беренче тапкыр безнең төбәккә Казан Кремле, Санкт-Петербург, Уфа музейларында сакланучы ислам мәдәнияте белән бәйле үзенчәлекле документлар һәм экспонатлар алып киләчәкләр. Шулай ук Троицк шәһәрендә дә мәдәни программа зур булачак: милли рәссамнарның күргәзмәсе ачылачак, тарихи фильмнар күрсәтеләчәк, берничә сәхнәдә концертлар куелачак”, – дип искәртә министр.

Рәсүлев укулары кысаларында Чиләбе өлкәсе мөфтияте, җирле Татар конгрессы һәм Башкорт корылтае арасында хезмәттәшлек турында өчьяклы килешү төзү планлаштырыла.

Күренекле дин әһеле, Троицкида XIX гасырда “Рәсүлия” мәдрәсәсенә нигез салган Зәйнулла Рәсүлев (1833-1917) истәлегенә багышланган “Рәсүлев укулары” Троицкида ел саен оештырыла. Зәйнулла Рәсүлев – танылган татар язучысы Атилла Расихның (Рәсүлев) бабасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100