news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Троицк өлкә Сабан туенда иң яхшы җеп эрләүче, иң озын толым иясен ачыклаганнар
Чиләбенең Троицк шәһәре бәйрәмендә Татарстанның Мөслим районы делегациясе катнашкан.
Скопировать ссылку
(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Узган шимбәдә Чиләбе өлкәсе Троицк каласында үткәрелгән Сабан туенда тәүге тапкыр "Иң яхшы җеп эрләүче"не ачыклаганнар. Бу хакта Чиләбе татарлары конгрессы хәбәр итә.
Сабан туе узган мәйданда өч төрле утар: татар, башкорт, казах утарлары урнаштырылган. Аларда милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар уздырылган, китаплар һәм сувенирлар сатылган.
Балалар өчен ясалган аерым мәйданчыкта кулчатырлар фестивале һәм сабын куыгы парадын уздырганнар. Шулай ук ярышлар, эстафеталар да үткәрелгән.
"Осталар шәһәрчеге"ндә иң озын һәм матур толым иясен ачыклаганнар.
Өлкәкүләм Сабан туенда беренче тапкыр "Иң яхшы җеп эрләүче" хатын-кыз ярышы үткән. Шулай ук милли ризыкларны иң яхшы белүчене ачыклаганнар. Моның өчен бәйгедә катнашучылар ярты сәгать эчендә токмач ашы пешерергә тиеш булган.
Бәйрәмгә килүчеләрнең барысын да чәкчәк һәм милли ризыклар белән сыйлаганнар. Оештыручылар сүзләренчә, Троицк Сабан туенда 20 меңләп кеше катнашкан. Татарстаннан кунак буларак Мөслим районы делегациясе чакырулы булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot