news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Троицкида «Тукай әкиятләре» дигән әдәби сәяхәт ясадылар

Троицкида «Тукай әкиятләре» дигән әдәби сәяхәт ясадылар
Фото: tatar-congress.org

Габдулла Тукай исемендәге китапханә һәм «Яшьтәш» белгечләре Троицк шәһәренең социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Тукай әкиятләре» дигән әдәби сәяхәт ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөек татар шагыйре, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай күп кайгы-хәсрәт кичергән, әкиятләрен җиңел истә калырлык, шигырьләр формасында язган. Һәр әкияттә гаҗәеп, гадәти булмаган нәрсә бар, шуңа күрә аларны ахырына кадәр укып бетерәсе килә.

Шулай итеп, Габдулла Тукай «Шүрәле» әкият поэмасында гади бер авыл егетенең бервакыт урманга утынга китүе турында сөйли... Шуннан соң аның белән нәрсә булган соң? Яшьләр нәкъ менә шул хакта белде.

Очрашуда катнашучыларга татар халык уеннары уйнау өчен уникаль мөмкинлек туды, алар һәркемгә ошады, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot