news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Троицкида «Рәсүлев укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды

Троицкида «Рәсүлев укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды
Фото: tatar-congress.org

2025 елның 3-5 июлендә Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә алтынчы мәртәбә уздырылган Халыкара «Рәсүлев укулары» фәнни-гамәли конференциясе олы тарихи һәм рухи әһәмияткә ия вакыйга булып узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин катнашты. Ул Конгресс эшчәнлеге турында чыгыш ясап, татар халкының милли үзаңын саклау, тел, мәдәният, рухи кыйммәтләрне үстерү юнәлешендә алып барылган эшләрне бәян итте. Аның чыгышында төбәкләрдә милли-мәдәни тормышны тергезү, яшьләр белән эшләү, мәгариф проектларын гамәлгә ашыру кебек әһәмиятле темалар күтәрелде.

Чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие Ринат хәзрәт Раев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot