news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Троицкида «Алтын мирас» түгәрәгенең чираттагы очрашуы Габдулла Тукай иҗатына багышланды

Троицкида «Алтын мирас» түгәрәгенең чираттагы очрашуы Габдулла Тукай иҗатына багышланды
Фото: Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы

Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре туган якны өйрәнү музеенда «Алтын мирас» түгәрәге катнашучыларының чираттагы очрашуы бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган. Бу хакта Чиләбе татарлары конгрессы хәбәр итте.

Троицк шәһәре белән Тукайның исеме тыгыз бәйләнгән. Шәһәр шагыйрьнең истәлеген саклый: биредә аның исемен йөртүче урам һәм китапханә бар, Тукай һәйкәл-бюсты урнаштырылган, ә экскурсия үткәрүчеләр маршрутларына һәрвакыт Тукай белән бәйле урыннарны кертә.

Очрашу барышында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган «Без Тукайлы халык!» халыкара шигырь бәйгесенә йомгак ясаганнар. Шагыйрьнең юбилеена багышланган әлеге конкурс бөтен дөньядан — Татарстан һәм Чиләбе өлкәсеннән тыш, АКШ, Төркия һәм Эстониядән барлыгы 6227 катнашучыны җыйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot