news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Троицк татары Гөлнара Нәҗимова Габдулла Тукайга куелган бюст тирәсен кардан чистарткан

«Бюст янына якын килеп булмады. Бюстның кемгә багышлап куелганы турындагы язуны да уку мөмкин түгел иде», - диде ул.

Троицк татары Гөлнара Нәҗимова Габдулла Тукайга куелган бюст тирәсен кардан чистарткан
Марина Клайн

Троицкида яшәүче татар кызы, мәдәният йорты җитәкчесе, үзешчән җырчы Гөлнара Нәҗимова Чиләбе университетының Троицк шәһәрендәге филиалы бинасы каршында урнашкан шагыйрь Габдулла Тукайга куелган бюст тирәсен кар өеменнән чистарткан.

«Троицкида быел бик күп кар яуды. Коммуналь хезмәтләр үз эшен башкарырга өлгерми. Йорт янындагы тротуарлар, юллардан тыш, җәмәгать урыннары кар өеменнән чистартылып бетмәде. Мисал өчен, Габдулла Тукай бюсты территориясе. Ул кыш буе карга күмелеп торды, янына якын килерлек түгел иде. Гөлнара Нәҗимова кызы Люция белән бу хәлгә битараф кала алмады, кулга көрәк тотып, бер сәгать эчендә кар көрәде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Регион» газетасы журналисты Марина Клайн.

Габдулла Тукай бюсты чистартылганчыга кадәр

Гөлнара Нәҗимова әйтүенчә, Тукай бюсты территориясе һәр татар өчен истәлекле урын. «Бюст тирәсе чиста, пөхтә булырга тиеш дип саныйм. Троицкига кунаклар, туристлар килә, бюст янына якын килеп булмады. Бюстның кемгә багышлап куелганы турындагы язуны да уку мөмкин түгел иде. Яшьләргә нинди үрнәк күрсәтәбез? Хәтер матур чыгыш ясаганда, кәгазьгә язганда гына була алмый», - диде ул.

Марина Клайн үзәк мәйдан районындагы карлар өеме шәһәр күренешен боза дип исәпли. «Көннәр җылынгач, нәрсә булачагын уйларга да куркам. Гөлнара ханым кызы белән кар көрәгәндә узып баручы бер абзый ярдәм йөзеннән кар көрәшергә булышты. Хәзер бюст янына бернинди авырлыксыз барып була», - дип аңлатты ул.

Шагыйрь Габдулла Тукайга бюстны Троицкида 2021 елның җәендә ачтылар. Кунаклар арасында Чиләбе өлкәсе Губернаторы Алексей Текслер, РФ мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова һ.б. бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100