news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Троицк шәһәрендә «Рәсүлев укулары» була

7-8 июльдә Троицк шәһәрендә «Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге тормышында ислам» IV Халыкара ХII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була. Бу хакта Чиләбе татарлары конгрессының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.

Илнең төп дини, мәдәни һәм фәнни вакыйгаларының берсе статусына ия конференция быел күренекле дин эшлеклесе, педагог һәм мәгърифәтче Зәйнулла ишан хәзрәт Рәсүлевнең 190 еллыгына багышлана.

Конференция Чиләбе өлкәсе губернаторы ярдәме белән уза. Аны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, Россия халыклары ассамблеясе, Чиләбе дәүләт университеты, Троицк шәһәре администрациясе, «Инициатива» социаль-икътисади үсеш үзәге» оештыра.

«Рәсүлев укулары»ның барлык чаралары берьюлы Көньяк Урал дәүләт аграр университеты, Троицк шәһәре администрациясе һәм Чиләбе дәүләт университетында уза.

Фәнни өлештән тыш, программага мәчеткә бару, мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләренең мөселманнарның дини лидеры, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) нәселеннән шәех Абдурраззак Ассаиди белән очрашуы һәм Зәйнулла Рәсүлевнең каберен зиярәт кылу кертелгән.

  • Конференциянең рәсми сайтында «Рәсүлев укулары» программасы белән танышырга һәм теркәлергә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100