Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Троицк шәһәре мэры: Шәһәребезгә Тукай дәваланырга килгән булган, бу безнең өчен горурлык
Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең Троицк шәһәренә бару вакыйгасына багышланган «Тукай Троицкида» дип аталган күргәзмә ачылды.
Троицк шәһәре мэры Александр Виноградов татар шагыйре Габдулла Тукайның дәваланырга килгәнен сөйләде.
«Троицк шәһәренә 1743 елда нигез салынган. Шуннан башлап милләтара яки конфессиональара конфликт булмады. Шәһәрнең архитектурасы, мәдәнияте, тарихына татар сәүдәгәрләре зур өлеш керткән. Шул исәптән, татар халкының шагыйре – Габдулла Тукай да. Без моның белән горурланабыз. Шәһәребездә Габдулла Тукай исемендәге татар китапханәсе дә бар», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай Троицкида» дип аталган күргәзмә ачылышында.
Ул рәссамнарның Троицк шәһәренә килеп, бөтен җаны-тәне белән иҗат итүен әйтте. «Шәһәребездә бик күп тарихи биналар сакланып калган. Аларның барысы да төзекләндерелеп бетәр дип өметләнәм. Казан бу өлкәдә безгә яхшы үрнәк. Биредә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату булып яши. Иң элек, Тукай Иван Крылов мәсәлләрен тәрҗемә иткән булган, ә Крылов Троицкида туган. Шуңа күрә уртак мирасыбыз күп», - диде ул.
Рәссам Сергей Царев Тукайны Троицкида каршы алу вакыйгасын һәм Троицкидагы Җәмигъ мәчетенең икенче имамы йортын рәсемгә төшергән. «Йорт шәрык элементлары, үзенчәлекле ишекләре белән җәлеп итте. Туган якны өйрәнүче Рәүф әфәнде йортның кыяфәтен ясаганда киңәшләрен бирде. Тукай белгечләре һәм туган якны өйрәнүчеләр бу урынның мохитен тоярга ярдәм итте. Йорт XIX гасыр Россия империясе картасында теркәлмәгән булган, шуңа күрә аны халык телендә «өрәк-йорт» дип йөрткәннәр», - ди ул.
«Без технологияләр, ясалма интеллект заманында яшибез. Рухи халәт, матурлык кебек төшенчәләр хәзер дә мәгънәсен югалтмады кебек. Мондый проектлар киңкүләм җәмәгатьчелеккә аңлаешлы телдә Тукай шигъриятен һәм аның тормыш юлын, матурлыгын җиткерә. Аның иҗаты - югары руханилык, матурлык үрнәге. Аның тормышы – халкыңа, ватаныңа, сәнгатькә һәм мәдәнияткә хезмәт итү үрнәге», - диде филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина.
ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов Троицк шәһәренең татар дөньясында аерым урын тотканын билгеләп үтте. «Бу шәһәр – татар бистәләре дөньясы, анда күпләп мөселман динен тоткан татар халкы яшәгән. Алга таба да Троицк күңелләребездә булачак. Шәхсән үзем дә анда барып кайтырга хыялланам», - диде ул.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, доцент Марсель Ибраһимов әлеге проектның киләчәк буын өчен мөһим булуын искәртте.
«Тарихи бина мәңге сакланып тора алмаячак, шулай бит? Аларны рәсемнән булса да карап булачак. Һәр халыкның хәтер урыны бар. Ул теге яки бу халыкның тарихи вакыйгалар, күренекле шәхесләр белән бәйле урыннар. Тукай кебек шәхесләр халыкның, милләтнең рухи халәтен билгели. Андый урыннар халыкның милли тәңгәллеген формалаштыра», - диде ул.
«Мин үземне бик бәхетле саныйм, Габдулла Тукай йөргән эзләрдән әле кайчан барырга туры килер иде икән? Без татарлар яшәгән өйләрнең интерьер үзенчәлекләрен өйрәндек, Урал ягындагы туган якны өйрәнү музейларында булдык, Троицк урамнары буйлап экскурсиядә йөрдек. Троицк күңелдә онытылмаслык хисләр калдырды», - диде Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.
Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, әлеге проект музей хезмәткәрләрен, галимнәрне, әдәбият һәм сәнгать белгечләрен, рәссамнарны берләштергән. «Алар Тукай дәваланган тарихи биналарны рәсемгә төшерде, Тукай йөргән сукмаклардан атлады, ул дәваланган далада булды, аның чорыннан исән калган агачларны күрде. Габдулла Тукайның Троицкига бару вакыйгасына 110 ел тулды. Очрашуыбызның тарихи сәхифәсен Троицкидан башлау юкка гына булмады.», - диде ул.
- Күргәзмә Габдулла Тукай әдәби музеенда бер ай дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз