news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРның Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Разиф Кәримов билгеләнде

Илдар Халиков Зәйдә район Советының чираттан тыш утырышында катнашты

 (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков эш сәфәре белән Зәйдә булып, район Советының чираттан тыш  утырышында катнашты. Премьер-министр башта “Зәй шикәре” ААҖ дә яңа уңыштан шикәр кайнату эше барышы белән танышты. Бүгенгә завод 187 мең 957 тонна татлы тамыр кабул итте, 107 мең 673 тонна чимал эшкәртте, 13 мең 122 тонна шикәр комы эшләп чыгарды. Илдар Халиков предприятиедә эш барышыннан канәгать калды. 

Район Советы утырышында исә оештыру мәсьәләләре каралды. Район башлыгы Татьяна Воропаева, Татарстан Дәүләт Советына “Бердәм Россия” партиясе исемлеге буенча депутат булып сайлану сәбәпле, район Советы рәисе, район башлыгы вәкаләтләрен калдырды. Татьяна Воропаева район хакимияте системасында 12 ел хезмәт куйды, шуның соңгы 5 елы - район башлыгы сыйфатында. Ул җитәкчелек иткән дәвердә районда күп кенә уңай үзгәрешләр булды, социаль-икътисади үсеш күзәтелде, зәйлеләрнең яшәеш шартлары яхшырды, дип хәбәр итә "Зәй офыклары" газетасы.

Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татьяна Воропаевага нәтиҗәле һәм намуслы эше өчен рәхмәт белдерде."Татьяна Васильевна район үсеше өчен зур тырышлык куйды. Аның эш нәтиҗәсе халык күз алдында. Зәйнең алты ел рәттән Россиядә иң төзек шәһәрләрнең берсе булып торуы гына да моны раслый. Предприятие-оешмаларның җитештерү куәте артты, ел саен  шәһәр һәм авылларда  социаль-көнкүреш объектлары сафка басты, зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Зәй республикада үзенчәлекле  муниципаль  программалары белән танылды. Татьяна Воропаева көчле оештыру сәләтенә ия, эшен һәрвакыт зур җаваплылык белән башкарды", - диде ул. ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Татьяна Воропаевага, Татарстан Президенты кушуы буенча,  “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне  үстерүдәге казанышлары өчен” медален, ә башкарма комитет җитәкчесе вазифасыннан киткән Айрат Бариевка Рәхмәт хатын тапшырды.

Шулай ук зәйлеләр Татьяна Воропаевага, хөрмәт йөзеннән, районның Мактаулы гражданы исемен бирделәр.  

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бариевның вазыйфаларыннан азат итүне сораган гаризасы канәгатьләндерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфалары моңа кадәр Казан сөт комбинаты - "Просто молоко" идарәче компания" ҖЧҖ филиалын җитәкләгән Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре  Разиф Гали улы Кәримовка йөкләнде.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100