news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРның яңа Премьер-министры апрель ае ахырында узачак парламент утырышында билгеле булачак

Әлеге утырышның көн тәртибенә өч мәсьәлә чыгарылыр дип көтелә

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Казан” халыкара аэропортында Ислам конференциясе Оешмасы Генераль Секретаре Әкмәледдин Ихсан оглын каршы алгач оештырылган матбугат очрашуында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы елның апрель ае ахырында республика парламенты утырышы узачагын хәбәр итте.

Әлеге утырышның көн тәртибенә өч мәсьәлә чыгарылыр дип көтелә. Аның беренчесе Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе вазыйфасы белән бәйле, калган икесе ТРның яңа Премьер-министрын тәкъдим итүгә һәм аның урынбасарлары буенча карар кабул итүгә кагылышлы.

news_right_1
news_right_2
news_bot