news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРның Яңа Чишмә районында ысланган продукция җитештерелә башлады

Бу эш белән “Карат” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы шөгыльләнә

  (Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). ТРның Яңа Чишмә районында ысланган продукция җитештерелә башлады. Әлеге эш белән “Карат” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы шөгыльләнә. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров хәбәр итте.

“Карат” сөт һәм иттән эшләнелгән продукцияләр чыгару белән шөгыльләнә. Эшмәкәрләр үз эшчәнлеген киңәйтергә һәм ысланган ризыклар җитештерергә дә ниятли. Татарстанның бик күп районнарыннан “Карат”ка кош итен ыслау өчен киләләр икән. Кооператив эшчеләре көненә якынча 400 килограмм итне ыслый ала.

Заказ бирүчеләр “Карат” күрсәткән хезмәтләрдән тулысынча канәгать. К. Байтемиров сүзләренчә, киләчәктә кооператив бу өлкәдә эшчәнлеген тагын да арттырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot