Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^ТРның тышкы сәүдә әйләнеше 2006 елның беренче ярты еллыгына 6,2 миллиард долларны тәшкил иткән
^ТРның тышкы сәүдә әйләнеше 2006 елның беренче ярты еллыгына 6,2 миллиард долларны тәшкил иткән
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Татарстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше 2006 елның беренче ярты еллыгына 6,2 миллиард долларны тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгының коллегиясендә әйтелде. Анда ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов катнашты.
Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрының беренче урынбасары Линар Латыйпов чит илгә чыгарыла торган тауар кысаларында, җылылык-энергетика ресурслары 82 процентны, химия һәм нефть химиясе продукциясе өлкәсе 10,7 процентны, машина төзелеше тармагы 6,3 процентын алып торуын белдерде.
Соңгы вакытларда Татарстанның көньяк-көнчыгыш (Кытай, Һиндстан һәм Сингапур) һәм Ислам Конференция Оешмасында булган дәүләтләр белән элемтәләрне киңәйтү өстендә эш алып барыла. "Беренче яртыеллыкта республиканың икътисади үсешен тәкъдир итү буенча бик күп чаралар үткәрелде. Географиясе һәм мәйданы буенча да ул киңәюгә, үсешкә таба бара. Һәм барлыгы шундый 80 тәкъдир итү үткәрелде", - диде министр урынбасары Линар Латыйпов.
Билгеле булганча, ике яклы икътисади хезмәттәшлкене үстерү максаты белән быел Татарстанга Саксония Бәйсез дәүләте, Чехия Республикасы, Белгия Корольлеге, күптән түгел генә Төркия Республикасыннан делегация вәкилләре булып китте.
Хәзерге вакытта җирле тауар җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм алар җитештергән продукцияне тышкы базарга чыгару максатыннан, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы һәм республиканың эшлекле даирә вәкилләре төрле хөкүмәтара комиссия эшендә катнаша. Беренче яртыеллыкта министрлык Иран, Төркия, Финляндия, Болгария, Румыния белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек булдыру буенча комиссия утырышларында булган.
Шулай ук коллегиядә төрле халыкара оешмалар, банклар белән эшчәнлеккә дә тукталдылар. Мәсәлән, Бөтендөнья банкы төрле программалар эшли, шуның берсе - Казанга инвестицияләр җәлеп итүне арттыру программасы. Реконструкция һәм Үсеш Аурупа банкы кече эшмәкәрлекне үстерү өчен кредитлар бирү бүенча коммерцияле банклар белән хезмәттәшлек итә.
Моннан тыш коллегиядә БДБ илләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре дә каралды. ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгының төбәкара хезмәттәшлекне координацияләү бүлеге башлыгы Айдар Абдрахманов соңгы елларда БДБ илләреннән Татарсатан аеруча Украина, Беларусь, Казахстан Республикалары белән тыгыз элемтәләрдә торуын әйтте. Шулай ук экспорт буенча да Украина Татарстанның иң эре хезмәттәше булып санала. БДБ илләренә чыгарыла торган продукциянең дә 27,8 проценты Украинага туры килә.
Татарстан Республикасының Үзбәкстан, Әзәрбайҗан, Беларусь, Казахстан һәм Украинада вәкиллеге эшләп килә. Шулай ук Әзәрбайҗан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Украинада «Татарстан Сәүдә йортлары» бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз