Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТРның Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе II Кече шәһәрләрнең мэрлары съездында катнаша
Съезд Угличта уза
(Казань, 10 декабрь, «Татар-информ»). 9-11 декабрьдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов "Кече шәһәрләр - Мәдәният елына" II Кече шәһәрләрнең мэрлары съездында катнаша.
Чара кысаларында комитет рәисе "Аларның үсеш чыганагы буларак кече тарихи шәһәрләрнең туристик ресурсы" дигән темага доклад белән чыгыш ясар дип көтелә. Чыгышы барышында Сергей Иванов Татарстанның кечкенә шәһәрләре: Чистай, Алабуга, Тәтештә туристлык үсешенең уңай тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Съезд Россия Мәдәният министрлыгы үткәргән "Мәдәният елында мәдәният шәһәре" конкурсында "Кече шәһәрләр" номинациясендә җиңгән Углич шәһәрендә уза, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз