news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРның Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында карантин игълан ителгән

Бу территориядә хайваннарның котыруы теркәлгән

  (Казан, 18 март, «Татар-информ»). ТРның Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында карантин игълан ителгән. Бу территориядә хайваннарда котыру чире теркәлгән, дип хәбәр ителә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте.

Бу районда хәтәр вазгыять белән бәйле рәвештә, ТР Президенты махсус указны имзалаган. Чикләү кертелүнең максаты - Татарстанның торак пунктларына котыру чире таралуга юл куймау.

news_right_1
news_right_2
news_bot