news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРның төзелеш тармагында җәрәхәтләнү дәрәҗәсе иң югары булып кала

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Соңгы елларда ТРның төзелеш тармагында җәрәхәтләнү дәрәҗәсе иң югары булуы күзәтелә. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссия утырышында сүз барды. Утырыш министрның беренче урынбасары Айрат Хәсәнов рәислегендә узды.
Ведомствоара комиссия утырышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы, ТР Төзүчеләр берләшмәсе, Төзелеш күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре, һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм төзелеш өлкәсе предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Чара кысаларында шәхси саклану әйберләре һәм хезмәтне саклау өлкәсендә фәнни эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылган. Анда “Восток-Сервис-Казань”, “Техноавиа-Казан” ЯАҖ, “Казан өйдә эшләүчеләр комбинаты” ҖЧҖ, ОАО “Швейник” җитештерү предприятиесе, “КазХимНИИ” ААҖ һ.б. катнашты.
Комиссия утырышында әлеге проблема буенча ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов, министрлыкның Хезмәтне саклау идарәсе җитәкчесе Фәнил Габдрахманов, ТРдагы Хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ирек Мөхәммәтшин һ.б. чыгыш ясады.
Төзелеш тармагында җәрәхәтләнү дәрәҗәсе иң югары булу мәсьәләсе Республика ведомствоара комиссиянең утырышында каралды, дип билгеләп үтте үз чыгышында А.Хәсәнов. Шулай итеп, соңгы 3 елда республиканың төзелеш өлкәсендә 128 кешенең гомере өзелгән. Кешеләрнең үлү очраклары ел саен арта. Узган елның август аеннан башлап төзелеш эшләре кимүгә карамастан, төзелештә үлүчеләр саны 34 кешедән 48гә кадәр җиткән. Шул ук вакытта гомумән республика буенча производство травматизмы очраклары тенденциясе кимүе саклана.
Ф.Габдрахманов финанс-икътисад кризисы шартларында икътисадның күп кенә тармакларында эш кимүгә игътибар бирде. ТР производстволарында да үлүчеләр саны берникадәр кимегән. 2009 елның 8 аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда республика предприятиеләрендә үлүчеләр саны 2 тапкыр кимегән яки 94 кешедән 43кә калган, авыр җәрәхәтләр алучылар саны - 38дән 14 кә. Әмма төзелеш өлкәсендә үлүчеләр саны иң югары калган.
Казанда 2013 елда булачак Бөтендөнья җәйге универсиада алдыннан төзелеш эшләре сизелерлек артачак. Моның белән бәйле рәвештә производство травматизмы проблемасы тагын да актуальләшә һәм җәрәхәтләнү дәрәҗәсен киметү буенча ашыгыч төгәл чаралар күрүне таләп итә, дип саный Ф.Габдрахманов.
И.Мөхәммәтшин үз чыгышында төзелеш тармагында травматизм дәрәҗәсе югары булу производствода куркыныч факторларны ачыклау һәм бетерүгә юнәлдерелгән аттестация белән тыгыз бәйләнештә булуына игътибарны юнәлтте.
Республиканың хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссия утырышына чакырылган ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев Ф.Габдрахмановның чыгышындагы мәгълүматның 2008 елгы икәнлеген билгеләп үтте. Агымдагы елда төзелеш тармаганда травматизм дәрәҗәсе берникадәр кимегән. Ф.Габдрахманов искергән мәгълүматны ТРдагы Дәүләт хезмәт инспекциясендә бирделәр, дип белдерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100