news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРның төбәкләрдәге Сәүдә йортлары җитәкчеләрен Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына җыйдылар

Татартсан вәкиллекләре һәм Сәүдә йортлары җитәкчеләре республиканың тышкы икътисади элемтәләре үсешендәге хәлләрнең торышы хакында фикер алышты

(Казань, 5 март, «Татар-информ»). “Идея” технопаркында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ТР вәкиллекләре һәм Сәүдә йортлары җитәкчеләре белән киңәшмәсе узды. Бу хакта “Идея” технопаркының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Артур Фатыйхов Татарстанның Россия Федерациясе төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдәге вәкиллекләре һәм Сәүдә йортлары җитәкчеләре белән очрашты.
Киңәшмәдә Татартсан вәкиллекләре һәм Сәүдә йортлары җитәкчеләре республиканың тышкы икътисади элемтәләре үсешендәге хәлләрнең торышы хакында фикер алышты. Артур Фатыйхов билгеләп үткәнчә, министрлыклар һәм вәкиллекләр арасында диалог тигез шартларда төзелергә тиеш. “Үз эшчәнлегебездә безгә конкрет нәтиҗәгә йөз тотарга кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Татарстанның Үзбәкстан, Төркия, Төркмәнстандагы, Татарстан Сәүдә йортларының Түбән Новгород өлкәсе, Латвия һәм Сингапурдагы вәкиллекләре җитәкчеләре үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Татарстан Республикасы вәкиллекләре һәм әлеге төбәкләрдә республиканың аерым предприятиеләре вәкиллекләре арасында тыгыз хезмәттәшлекне җайга салу кирәклеге хакында тәкъдимнәр әйтелде.
Очрашуда шулай ук “Идея” Технопаркы генераль директоры Сергей Юшко катнашты. Ул Татарстан вәкиллекләре белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү турындагы теләкләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100