news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Татарстанның атказанган укытучысын юбилее белән котлады

Аның укучылары күп мәртәбәләр шәһәр олимпиадаларының призерлары булды, алар тулы составта диярлек башкаланың иң яхшы вузларына укырга керә

(Мәскәү, 25 март, “Татар-информ”). Шушы көннәрдә Мәскәүнең М.Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәбе директоры Лемма Исхак кызы Гыйрфановага 70 яшь тулды, дип хәбәр иттеләр вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәтеннән.
Лемма Гыйрфанова Түбән Новгород өлкәсендә туа, Арзамас педагогика институтын тәмамлый. 50 ел педагог булып эшләү дәверендә гади укытучыдан алып мәктәп директорына кадәр мактаулы юл үтә, 13 ел этномәдәни белем бирү учреждениесе җитәкчесе булып эшли.
1186 нчы мәктәп Мәскәүнең Көньяк-Көнчыгыш округында гына түгел, башкала күләмендә дә иң яхшы белем учакларыннан санала. Әлеге белем бирү учреждениесе базасында туган телне укыту методикасы буенча шәһәркүләм һәм төбәкара семинарлар, милли көрәш буенча спорт ярышлары даими үткәрелеп килә.
Педагогның хезмәте дәүләт, ведомство бүләкләре белән билгеләп үтелә. Ул “Халык мәгарифе отличнигы”, “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемнәргә лаек була, “Фидакарь хезмәте өчен”, “Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә” медальләре, II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнә.
Аның укучылары - шәһәр олимпиадалары призерлары, алар тулы составта диярлек башкала вузларына укырга керә.
Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов Лемма Гыйрфанованы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлады һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне, мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм яшь буынны укыту-тәрбяләүгә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Мәктәпкә Лемма Гыйрфанованы котларга Мәскәү Мәгариф департаменты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төбәк татар мили-мәдәни мохтәрияте, Мәскәү җәмәмгатьчелеге вәкилләре һәм хезмәттәшләре килгән иде.
Юбиляр хөрмәтенә яңгыраган котлаулардан тыш, Лемма Гыйрфанованың укучылары концерт программасы да әзерләгән иде.









news_right_1
news_right_2
news_bot