news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы офицерлар клубы яшьләрдән ветераннар батырлыгын онытмауларын сорый

Бүген – хәтер һәм кайгы көне

 ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы офицерлар клубы яшьләрдән ветераннарның батырлыгы онытмауларын сорый
Бүген – хәтер һәм кайгы көне
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Бүген Хәтер һәм кайгы көнендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы офицерлар клубының мөрәҗәгатен тәкъдим итә.
“Хөрмәтле ватандашлар!
Вакыт бөтен ил, һәр гаилә һәм һәр кеше өчен авыр сынау булган сугыш елларын артта калдыра. Әмма бүген без сугыш һәм Бөек Җиңүгә өлеш керткән ватандашларыбызны онытмаска тиеш. 1941 елның 22 июне күпмилләтле Ватаныбыз тарихына батырлыклары һәм югалтулары белән мәңгелеккә кереп калды.
Кулларына корал тотып Ватанны саклау өчен 700 меңнән артык республикалы туган якларын калдырып китте. Аларның яртысы диярлек өйләренә әйләнеп кайта алмады. Аларның исемнәре Бөек Ватан сугышы ельязмасына кертелде – Брест крепостен саклауда катнашкан Петр Гаврилов, очучы-истребитель Михаил Девятаев, очучы-бомбардировщик Мәгуба Сыртланова, герой-поэт Муса Җәлил һ.б.
Сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре елдан-ел азая. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 9 меңнән артык ветеран яши, Советлар Союзы герое икәү генә – Сабир Әхтәмов һәм Борис Кузнецов. Мәскәү астындагы сугыш хәрәкәтләрендә меңләгән татарстанлы катнашты, аларның бары тик 100дән артыгы гына исән калган.
Татарстанның тыл хезмәтчәннәре батырлыгы һәм исемнәре аз билгеле, әмма Бөек Җиңү өчен керткән өлешләре зур. Бу елларда республика фронт ихтыяҗларын канәгатьләндерүче тыл базасы булды. Сугыш елларында хезмәт куйган кешеләр бүләкләр, хөрмәт турында уйламады, алар фронтка китүчеләр, балалар, ил өчен җаваплылык тоеп яшәде. Бөтен кеше Җиңү өчен эшләде – гади колхозчылар һәм эшчеләр, мәдәният һәм фән эшлеклеләре. Хатын-кызларның, балаларның һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең кырларда һәм заводларда бәяләп бетергесез патриотик батырлыгы зур хөрмәткә һәм искә алуга лаеклы.
Сугыш елларында республика эре тыл базаларының берсе булды, анда эвакуацияләнгән 70тән артык сәнәгать предприятиесе урнашкан иде. Алар җирле сәнәгать предприятиеләре белән бергә фронтка корал, сугыш кирәк-яраклары һәм кием-салым, самолетлар, катерлар һ.б. җибәрде. В.И.Ленин исемендәге заводта дары һәм танылган “катюша” снаряды өчен башка компонентлар җитештерделәр. Казан фронт һәм тыл госпитальләренә хирургия җепләре җибәргән бердәнбер шәһәр. Җиңел сәнәгать предприятиеләре көн саен бөтен полкка, дивизиягә кием-салым, аяк киеме җибәреп торды. Сугыш чорында ТАССР өч миллионлык армияне киендерерлек кием-салым һәм аяк киеме җитештергән.
Бөек Җиңүгә зур югалтулар аша ирешелде. Сугыш 27 млн. кешенең гомерен өзде. Илнең хуҗалыгы мескен хәлдә иде: 1710 шәһәр һәм шәһәр тибындагы бистә, 70 меңнән артык авыл, 32 мең тирәсе сәнәгать предприятиесе, 65 мең км тимер юл тулысынча яки өлешчә җимерелгән, 75 млн. кеше йортсыз калган. Әмма күпсанлы корбаннар һәм газапланулар аша килгән Җиңү халыкта якты киләчәккә өмет уятты. Бары тик миллионлаган кеше көче белән генә җимерелгән шәһәрләрне, заводларны, инфраструктураны торгызу мөмкин иде. Совет халкы сугыш елларыннан соңгы кыенлыкларны җиңәчәгенә ышанды. 1948 елда ил сәнәгать производствосы сугышка кадәрге дәрәҗәгә иреште һәм арттырып та җибәрде. 1952 елда сәнәгать производствосы күләме 2,5 тапкыр артты. Башкарылган эшләр бихисап иде – җимерелгән шәһәрләр, предприятиеләр торгызылды, яңалар төзелде. 60-70 елларда безнең ил элеккеге фронтчылар һәм тыл хезмәтчәннәре тырышлыгы белән уңышлы үсеш алучы илгә әйләнде.
Бүген без сугыш ветераннары алдында баш иябез, аларга ирекле яшәү, эшләү, балалар үстерү, уңышларга куана алу өчен бурычлыбыз. Хәтер һәм кайгы көнендә тыл хезмәтчәннәренә, аналарга һә тол хатыннарга, үз хезмәте белән Бөек Җиңү көннәрен якынайткан бар кешегә хөрмәт белдерәбез. Офицерлар клубы исеменнән яшьләргә безнең ил уңышларын сакларга һәм үстерергә, хөрмәтле ветераннарның батырлыкларын истә тотарга, хөрмәт итәргә һәм горурланырга чакырып мөрәҗәгать итәбез!” , - диелгән хатта.
Мөрәҗәгать хатын армия генераллары М.Гәрәев һәм Россия Герое В.Ерин; Советлар Союзы Герое генерал-майор Ф.Шагалеев; Россия Герое подполковник В.Алимов, майор М.Алыков, И.Дауди, Р.Ихсанов, Р.Клупов, вице-адмирал С.Кузьмин, генерал-майор В.Макаров, майор В.Мөхәммәтгәрәев, Л.Попов, генерал-майор С.Тулин; генерал-полковниклар Р.Акчурин, В.Баранов, А.Әюпов, М.Вәлиев, И.Галимов, В.Потапов; генерал-лейтенантлар К.Бәхтияров, А.Балыбердин, Ю.Демидов, Н.Демидов, Р.Закиров, Р.Ибраһимов, Р.Кәлимуллин, Х.Камалов, К.Кудряев, Р.Мәҗитов, О.Латыпов, М.Сковородников, С.Тесис, Р.Тимошев, В.Чайников; генерал-майорлар Р.Әхмәтшин, Р.Арсланов, Х.Арсланов, А.Асадуллин, Р.Вәлиулин, М.Галимәрданов, Д.Галиуллин, Т.Гареев, В.Голубовский, Р.Кәлимуллин, К.Кашаев, В.Костин, В.Кравченко, Н.Мухитов, Х.Сәйфетдинов, Н.Салахетдинов, Р.Софьин, С.Фаязов, С.Шамсунов; полковниклар М.Абдуллин, Х.Абдурәхимов, А.Вәлиев, И.Кирамов, У.Латыпов һ.б. имзалаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100