news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТРның Питрәч районында итчелек тармагының үсеш перспективалары хакында фикер алыштылар
Семинарның гамәли өлеше “Герефорд” ҖЧҖнең нәсел фермасында узды
Скопировать ссылку
(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Питрәч муниципаль районында итчелек тармагының үсеш перспективаларына багышланган семинар-киңәшмә узды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов, министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Питрәч муниципаль районы хакимияте башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлар һәм башкалар катнашты.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә профессор, Бөтенроссия метрология хезмәте фәнни-тикшеренү институтының (Оренбург) директор урынбасары Фоат Каюмов, ТР Сыер ите җитештерүчеләр берлеге башкаручы директоры Рөстәм Камалиев һәм башкалар чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучылар итчелек тармагының үсеш преспективалары һәм торышы хакында фикер алышты. Россиядә әлеге тармакның үсеш юллары турында мәгълүматлар китерелде.
Итчелек тармагының РФ Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән Татарстанның Азык-төлек куркынычсызлыгы турындагы доктринага бәйле рәвештә әһәмияте зур. М.Нуретдинов билгеләп үткәнчә, республика терлекчеләре елны уңышлы башлады. Тармакның төп юнәлешләрендә үсеш темпларын саклап калуга ирешелде. Мисал өчен, агымдагы елның ике аенда ит җитештерү үсеше узган елның шул чорына карата – 107, сөт җитештерү 110 процент тәшкил иткән. Киләчәктә Татарстан терлекчеләре бер сыердан еллык савымны 5 мең килограммга җиткерергә ниятли.
Республикада итчелек тармагы рентабельле. Н.Хаҗиповның сүзләренә караганда, бу хакта ике эре хуҗалык: Әлмәт районының Токарликов исемендәге ҖЧҖ һәм Саба районының “Саба-Мартин” агрофирмасы нигезендә фикер йөртергә мөмкин.
Семинарның гамәли өлеше “Герефорд” ҖЧҖнең нәсел фермасында узды, анда киңәшмәдә катнашучылар ит токымлы герефорд терлеген асрау шартлары белән танышты. Алар шулай ук терлекләрне симертү фермасын карады, анда 300 баш терлек асрала. Әлеге объектка нибары өч кеше хезмәт күрсәтә. Биредә терлек азыгы тарату тулысынча механикалаштырылган. Терлекләрнең тәүлеклек артымы 1200 граммга җитә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot