news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРның Питрәч районында гаилә фермасына кәҗәләрне чит илдән кайтарганнар

Бүген фермада 50 кәҗә бар, аларны ит һәм сөт өчен асрыйлар

  (Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТРның Питрәч районында гаилә фермасына кәҗәләрне Канада, Америка, Чехия һәм Венгриядән кайтаргананр. Бүген Юрий Рыжаковның шәхси фермасында ит һәм сөт өчен 50 мөгезле терлек асрала.

Хуҗага төрле илләрдән кәҗәләрне сатып алу өчен 5 елчамасы вакыт кирәк булган. Киләчәктә фермер терлекләрнең санын 200-300 башка кадәр арттырырга планлаштыра. Чит ил кәҗәләренең сөтеннән ис килми, аны сөт продукциясе җитештерүдә куллану планлаштырыла.

Моннан тыш, Ю.Рыжаковның гаилә фермасында 50 сарык та бар, аларның итенең тәме үзгә. Сарыкларның баш санын 1 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла. “Хәзер нәсел эше белән шгыльләнергә кирәк”, - дип якын арага планнары белән уртаклашты фермер.

news_right_1
news_right_2
news_bot