news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРның Менделеевск районында башлык алышынды

Игорь Привалов район башлыгы урынын калдырып, башка эшкә күчте

 (Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Менделеевскида муниципалитетның утырышлар залында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында район Советының чираттан тыш утырышы булды. Аның барышында Игорь Привалов, башка эшкә күчүе сәбәпле, район һәм шәһәр советлары депутаты, район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда калдыру турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук үз теләге белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хисаметдинов та урыныннан китте.

ТР Президенты йөкләмәсе белән, Әсгать Сәфәров башкарма комитет башлыгы вазифаларын башкаручы сыйфатында Тәтеш районының элеккеге башлыгы Валерий Чершинцев кандидатурасын тәкъдим итте.

ТР Президенты Аппараты башлыгы районның яңа җитәкчесенә уңышлы эшчәнлек теләде. Аннары ул муниципалитетның элеккеге җитәкчеләре Игорь Привалов белән Рамил Хисаметдиновка Менделеевск районының социаль-икътисади үсчешенә аерым өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды. Республика Президентына, Хөкүмәтенә, Дәүсоветына рәхмәт белән, В.Чершинцев: “Түрә халыкка хезмәт итәргә тиеш. Кешеләр ышанычын аклармын дип өметләнәм”, - диде.

Гамәлдәге закон буенча, район советы район башкарма комитеты башлыгы вазифасына конкурс игълан итте.

Белешмә өчен. Валерий Чершинцев 1962 елның августында Буада туган. Алабуга урта махсус милиция мәктәбен (1985 ел), СССР ЭЭМның Югары юридик читтән торып уку мәктәбен (1990 ел), РФ ЭЭМның Идарә академиясен (1997 ел), Россия ЭЭМның Бөтенроссия фәнни тикшеренү институтын (2008 ел) тәмамлаган.

19985-2001 елларда эчке эшләр органнарында эшләгән. 2004 елда Алабуга районы һәм шәһәре хакимияте башлыгының яшьләр белән эшләү, спорт һәм хокук саклау һәм контрольлек итү органнары белән багланышлар буенча урынбасары булган. 2006 елда Алабуга муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнгән. 2010 елда – шушы район башлыгы вазифаларын башкаручы. 2010-2011 елларда – Алабуга муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары, 2011-2012 елларда – Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары, башлык вазифаларын башкаручы. 2012 елның гыйнварыннан мартына кадәр Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе буларак эшләгән, шул ук елның мартыннан – “Тәтеш муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100