news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРның Кукмара районында мегаферманың беренче чираты эшли башлады

Фермада 600 савым сыеры бар

  (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның Кукмара районында мегаферманың беренче чираты эшли башлады. Эре терлекчелек объектында 600 савым сыеры бар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Кукмара районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Халиуллин белдерде.

Р.Халиуллин сүзләренә караганда, 1,2 мең башка исәпләнгән мегаферманы Нәфыйк Хөсәенов җитәкчелегендәге Вахитов исемендәге АХҖК төзи. Гомумән, эре сөтчелек комплексын торгызу өчен 180 млн сум акча кирәк булачак. Мегаферманың беренче чиратына 120 млн сум акча сарыф ителгән. Эшмәкәр банктан кредит алмаган, - төзелешкә үз акчасын тоткан.

Хәзер Хөсәенов көн саен 25 тонна сөт сата. Киләсе елда мегаферманың икенче чиратын эшләтеп җибәргәч, продукция җитештерү күләме ике тапкыр артачак.
Мегафермадан ел саен 50 млн. сум табыш керәчәк. Шуңа күрә, терлекчелек объекты 4-5 елда үзен аклаячак, дип саный аның хуҗасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100