news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле “Скайп” программасында халык өчен видео-кабул итү оештыра

Ул киләсе атнага билгеләнгән

 (Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). 17 февральдә Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская “Скайп” программасында халык өчен видео-кабул итү оештыра.

Аңа сорау белән мөрәҗәгать итәргә теләге булганнарга ТРның Кеше хокуклары буенча вәкаләтленең муниципаль районнарындагы ярдәмчеләре аша язылып, билгеләнгән көндә видео-кабул итүгә килергә кирәк була.

Видео-кабул итү тәртибендә халык белән аралашу сәгать 10.00 башлана, дип хәбәр итә омбудсменаның матбугат хезмәте.

Казанның KZN.RU рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүмат буенча, ТРның Кеше хокуклары буенча вәкаләтленең Казан буенча берничә ярдәмчесе эшли: Татьяна Агафетова – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча, Алсу Әсәдуллина – Вахитов һәм Идел буе районнары буенча, Алексей Петров – Киров һәм Мәскәү районнары буенча, Айсылу Хәмзина – Совет районы буенча, коммерциячел булмаган оешмалар буенча Лилия Таишева. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчеләренең эш тәртибе бирелгән: upch.tatarstan.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100