Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТРның кайбер районнарында сыердан 5 килограмнан бераз гына артык сөт савып алалар
Аеруча Чирмешән, Менделеевск һәм Мөслим районнарында хәлләр мөшкел
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның кайбер районнарында бер сыердан 5 килограмнан артык сөт алалар. Бигрәк тә Чирмешән, Менделеевск һәм Мөслим районнарында хәлләр аеруча мөшкел, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.
Чирмешән һәм Менделеевск һәм районнарында бер сыердан тәүлегенә 5,4 кг, Мөслимдә 5,8 кг, Спас һәм Тәтештә 8 кг, Минзәләдә 8,5 кг сөт савалар. Мамадыш районы терлекчеләре югары күрсәткечләргә ирешә: анда бер сыердан тәүлегенә 18,3 кг продукция алалар, Әтнәдә 18,2 кг, Сабада 16,8 кг, Балтачта 16,2 кг сөт савыла.
Узган тәүлектә Татарстанда 2857,5 тонна сөт савылган, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда,122,3 тоннага күбрәк дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз