news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРның көньяк-көнчыгышы һәм Кама аръягы аграрийлары чәчүлекләрне тукландырырга әзерләнә

Татарстанның әлеге районнарында басулар кардан тулысынча диярлек арчылды

(Казань, 8 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТРның көньяк-көнчыгышы һәм Кама аръягы аграрийлары көзге чәчүлекләрне минераль ашламалар белән тукландырырга әзерләнә. Татарстанның әлеге районнарында басулар кардан тулысынча диярлек арчылды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Белгечләр бәяләвенчә, быелгы яз – көзге чәчүлекләр өчен чын мәгънәсендә сынау. Төнлә кырау төшсә, көндез 15 градуска кадәр җылыта. Бу исә кыш буена хәлсезләнгән үсемлекләргә начар йогынты ясый.
Шунлыктан аграрийлар көзге чәчүлекләрне тукландыру эшенә мөмкин булганча тизрәк керешергә ниятли, ул кече авыл хуҗалыгы авиациясе һәм пневматик авыл хуҗалыгы җиһазлары ярдәмендә башкарылачак. Быел көзге чәчүлекләр 100 мең гектар мәйданда юкка чыккан, бу алар биләгән гомуми мәйданның 14 процентын тәшкил итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot