Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТРның ике районы фермерлары продукция эшкәртү өчен берлек булдырды
Кооперация авыл товар җитештерүчеләренә үстерелгән продукцияләрен уңышлы сату мөмкинлеге бирә
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнары фермерлары үзләре җитештергән продукцияне эшкәртү өчен берлек булдырды. Кооперация авыл товар җитештерүчеләренә үстерелгән продукцияләрен уңышлы сату мөмкинлеге бирә.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Югары Ослан районы фермеры Мурат Сираҗин белдерде. Ул каз, үрдәк, тавык, күркә кебек йорт кошлары үстерә. Бу көннәрдә ул кош итеннән тушенка чыгара башлаган. Якын арада ул йорт куяннары, шулай ук ат, сыер итеннән тушенка җитештерүне җайга салырга планлаштыра. Чимал белән берлек фермерлаы тәэмин итәчәк. Моның өчен аларга заявка бирү җитә.
Моннан тыш, ике район фермерлары бергәләп сөт эшкәртүне җайга салырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз