Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^“ТРның иң яхшы илле инновация идеясе” конкурсы башланды
^“ТРның иң яхшы илле инновация идеясе” конкурсы башланды
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Рифкать Тригулов). ТР Инвестиция-венчур фонды, фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләр үсешенә ярдәм Фонды (Мәскәү) һәм Татарстан Фәннәр академиясе икенче “Татарстан Республикасының илле иң яхшы инновация идеясе” конкурсын үткәрү турында игълан итте.
Конкурста республика территориясендә билгеләнгән тәртиптә теркәлгән физик затлар катнаша ала. Фәнни-техник юнәлештәге инновация эшләр кабул ителә.
Гаризаларны (проектларны) конкурска сайлап алуның төп критерийлары: идеянең актуальлеге һәм әһәмияте, проектның фән һәм техниканың хәзерге үсеш дәрәҗәсенә, ТР ИВФның төп приоритетларына туры килүе, Татарстан территориясендә ТР ИВФ катнашында проектны коммерцияләштерү мөмкинлеге.
Гаризалар 2006 елның 15 октябренә кадәр ТР ИВФ бүлекчәләрендә кабул ителә. Тулы мәгълүмат ТР ИВФ һәм Татарстан Фәннәр академиясе сайтларында кабул ителә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча һәрберсе 5000 сумлык 50 премия бирелә. Конкурс нәтиҗәләре 2006 елның 30 декабрендә игълан ителәчәк.
2005 елда үткәрелгән беренче конкурста 3 меңнән артык гыйльми хезмәткәр, студент һәм аспирант катнашты. Татарстан икътисадының барлык төп юнәлешләре буенча 490 гариза бирелгән. Конкурста җиңгән 23 коллектив 2006 елның февралендә VI Мәскәү халыкара инвестицияләр һәм инновацияләр салонында катнашты. Аларның 5есе алтын медальләр белән бүләкләнде, 7есе – көмеш. 18 җиңүче коллектив ел саен фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләр үсешенә ярдәм Фонды үткәрә торган федераль конкурста катнашырга гариза биргән.
2006 елда Татарстаннан федераль конкурста катнашу өчен беренче тапкыр гаризалар рекордлы күләмдә теркәлгән – 63. Бу сан Идел буе федераль округының башка төбәкләренә караганда күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз