Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТРның Дәүләт унитар предприятиеләре белән 15 ликвидацияләү комиссиясе шөгыльләнә
ТРның Дәүләт унитар предприятиеләре белән 15 ликвидацияләү комиссиясе шөгыльләнә
(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Булат Сруров). Бүген ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында ликвидацияләү комиссияләре җитәкчеләре белән чираттагы очрашу узды.
“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әлеге ведомствоның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, мондый киңәшмәләр көн саен үткәрелә диярлек. “Ликвидаторлар” ТР Җир һәм милек министрлыгы җитәкчелеге каршында үзләре башкара торган эш турында хисап бирә, очрашуларда проблемалар һәм аларны чишү юллары турында фикер алышына.
Бүгенге көндә республикада 15 ликвидация комиссиясе эшли, алар 2007 елда дәүләт унитар предприятиеләренең төп массасын һәм ААҖләрен реформалаштыруны тәмамларга тиеш. Һәрбер предприятие буенча конкрет ликвидация графигы төзеләчәк, ә аларның милкен сатуларга чыгарачаклар. Алынган акчалар кредит бирүчеләрнең таләпләрен үтәүгә тотылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз