Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТРның Чистай районында 50гә якын кеше катнашында сугыш булган
Бәхәс ике егет арасында кыз өчен талашудан килеп чыккан, дип фаразлана
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). 9 ноябрьдә Татарстан Чистай районы Йолдыз бистәсендә массакүләм сугышуга китергән сәбәпләрне ачыклауга ТР прокуратурасы да кушылган.
Күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яшьләр сугышуы турында полициягә бистәдә яшәүче хәбәр иткән. Анда тикшерү-оеператив төркеме килгән.
Полиция хезмәткәрләре урында зыян китерелгән 15 автомобиль, агач таяклар, металл чыбыклар һ.б. алган.
Якынчы мәгълүматларга караганда, анда 50 гә якын кеше катнашкан, шуларның яртысының кемлеге ачыкланган. Өч кеше хастаханәгә төрле җәрәхәтләр буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Бәхәс бер ай элек ике егет арасында кыз өчен талашудан килеп чыккан, дип фаразлана.
Кичә Россия ЭЭМның Чистай районы буенча бүлегенең тикшерү органы, Чистай шәһәре прокуроры инициативасы белән, РФ ҖКның 213 нче маддәсе 2 нче бүлеге (“Хулиганлык”) буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзер җинаять кылуда катнашучыларны һәм бәхәс китереп чыгару сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары алып барыла. Җинаять эшен тикшерү барышын республика прокуратурасы контрольга алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз