news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРның беренче вице-премьеры, театр директоры, КДУ доценты Дума сессиясендә бүләкләнде

Аларны мэр Илсур Метшин үзе котлады

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә республика башкаласы тормышының төрле өлкәләрендә үзләрен таныткан затларга мэр Илсур Метшин күкрәк билгеләре тапшырды, шәһәр җитәкчелеге һәм казанлылар исеменнән аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, алга таба да Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы үсеше өчен тырышып нәтиҗәле эшләргә чакырды.

 М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановка, Казан шәһәрендә классик театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен, «Казан бәхете бәрабәренә хезмәт һәм батырлык өчен» мактау билгесен тапшырганда, И.Метшин: «Муса Җәлил исемендәге театр белән горурланабыз һәм аның директорын яхшы беләбез. Казанның меңьеллыгына әзерләнгәндә икенче тапкыр «туган» әлеге театрда күп санлы фестивальләр уздырыла, бер дигән коллектив тупланган һәм 120дән артык спекталь әзерләнә, алар белән Татарстаннан читкә дә, хәтта Европаның иң данлы театр мәйданчыкларына чыга алалар икән – болар барысы да директорның оештыру сәләтеннән тора», - диде һәм аның җитәкчелегендәге театрны, Мария театры белән Зур театрдан соң, мактаулы өченче урын биләвен искәртте.

 Республика башкаласының иң яхшы лицейларында, Татарстан Фәннәр академиясендә, Казан дәүләт университетында озак еллар туган телебезне өйрәнү һәм өйрәтү өлкәсендә эшләгән затлар аеруча хөрмәткә лаек, дип белдерде И.Метшин алдагы бүләкләнүчене игълан итеп. Бүген КДУның татар теле һәм филологиясе факультетының гамәли лингвистика һәм тәрҗемә белеме кафедрасы доценты булган Рәсимә Шәмсетдиновага, мәгариф өлкәсендәге казанышларын һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләвен бәяләп, I дәрәҗә «Казан шәһәренә хезмәт иткән өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.

 ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов турында мэр, Казанда туган, шунда ук танылу алган, озак еллар дәвамында Казан шәһәре хакимиятендә эшләгән һәм шәһәребезнең меңьеллыгын уздыру чараларын әзерләгән команда составында булган шәхес, дип игълан итте. Казан шәһәре үсешенә зур өлеш керткән өчен, Б.Павлов «Казан бәхете бәрабәренә хезмәт һәм батырлык өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100