news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРның баш суд приставы гражданнарны кабул итә

Ул һ.б. очрашулар РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә үткәрелә

 (Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә, 28 гыйнвар көнне, сәгать 10нан 12гә кадәр Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов гражданнарны кабул итә. Очрашу өчен РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсе билгеләнгән: Казан каласы, Кремль урамы, 12/20. Р.Ильясов белән очрашуга килергә теләгәннәр алдан ук 8 (843) 221-80-36 телефоны буенча кабул итүгә языла ала.

ТР буенча баш федераль инспекторның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, баш федераль инспекторның рәсми сайтында “РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсе”/” Приемная Президента РФ в РТ” бүлегендә башкарма хакимият федераль органнарының территориаль органнары башлыклары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР прокуратурасы хезмәткәрләре, ТР Конституцион суды аппараты хезмәткәрләре һәм нотариусларның шәхсән гражданнарны кабул итү графигы урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot