news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТРның Арча районында Олы Әтнә – Ташкичү төбәк автомобиль юлын төзекләндерү эшләре төгәлләнде

Каты өслекле трассаның озынлыгы 5,8 км тәшкил итә

  (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Арча районында Олы Әтнә – Ташкичү төбәк автомобиль юлын төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Каты өслекле трассаның озынлыгы 5,8 км тәшкил итә, дип аңлата ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Автомобиль юлы һәрберсе 3,5 м киңлектә булган ике полосадан тора.

Трассаны төзекләндерү  2013 елда ТР гомумкуллану юлларында эшләр алып бару программасы буенча башланды. Каты өслекле юлның озынлыгы 5,84 км тәшкил итә. Хәрәкәт иминлеге тәэмин итү өчен юл буйлап 196 сигнал баганасы, 63 юл билгесе, 1,3 мең  метр металлик барьер каршылыгы урнаштырылган.

Юл салуның генподрядчысы - “Татавтодор” ААҖ, проект оешмасы – “АгроТрансПроект” ЯАҖ.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100