news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРның Арча районы "Сервис-Агро" хуҗалыгында бәрәңге утыртылган мәйдан 1,5 тапкыр арткан

Киләсе елда аны 616 гектардан 1000 гектарга җиткерергә ниятлиләр

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Татарстанның Арча районында урнашкан "Сервис-Агро" ҖЧҖ тә быел бәрәңге утыртылган мәйданнар, 2013 ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр артып, 616 гектарга җиткән (400 га булган).

"Сервис-агро" ҖЧҖнең баш агрономы Данил Шәяхмәтов сүзләренчә, киләсе елда бәрәңге җирен 1000 гектарга кадәр җиткерергә ниятлиләр. "Хәзерге вакытта бәрәңге алу тәмамланып килә. Бер гектардан уртача 430 центнер уңыш чыга. Без җыю буенча үз алдыбызга планнар куймыйбыз, иң мөһиме - уңышны аз югалтулар белән җыеп алу. Татарстанда берничә ел рәттән корылык күзәтелә, ул игенчелеккә көчле йогынты ясый, ә безнең бәрәңге кырлары су сибү системасы астында", - дип сөйләде "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Данил Шәяхмәтов. 

Билгеләп үтәбез, "Сервис-агро" ҖЧҖдә иң заманча матди-техник база, ул сәламәт һәм сыйфатлы бәрәңге үстереп кенә калмыйча, ел саен аны җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә.  Шул ук вакытта кырларны даими кару иң төп фактор булып тора. "Көз көне без җиргә калийлы ашламалар кертәбез, аннары чизель белән эшкәртәбез. Бу туфракка ашлама керүне яхшырта, шуның ярдәмендә яз көне ике атна үтүгә, беренче шытымнар күренә башлый. Аннары без бәрәңгенең төбенә өеп, махсус химик матдәләр белән эшкәртәбез, алар үсемлекләрне колорадо коңгызы һәм башка корткычлардан саклый. Без кулланган барлык химикатлар әйләнә-тирә мохит өчен дә, кешеләр өчен дә зарарсыз", - дип аңлатты "Сервис-Агро" ҖЧҖ нең агрономы Алмаз Сабиров. Җыеп алынганнан соң бәрәңге махсус саклау урыннарына кертелә, анда яңа елга кадәр саклана, аннары сатыла башлый. 

Хәзерге вакытта "Сервис-Агро" ҖЧҖ нең 15 мең тонна бәрәңге, 1 мең тонна кишер һәм чөгендер сыйдырышлы склады бар. Саклау системасы, бәрәңгене төрләргә аерудан алып капчыкларга тутыруга кадәр, тулысынча автоматлаштырылган. Моннан тыш, биредә заманча немец компьютер системасы эшли, ул склад торышын даими күзәтеп тора. Киләсе елга кирәкле барлык техника белән тәэмин итүче алман партнерлары белән бергә, 9 мең һәм 6 мең тонна бәрәңге сыйдырышлы складлар төзү ниятләнә.

2014 елда "Сервис-Агро" ҖЧҖ 300 млн. сум табыш алырга җыена. Шул ук вакытта бәрәңге уңышы 25,8 мең тонна тәшкил итәчәк. Баш агроном сүзләренчә, яшь кадрлар җитмәүне санамаганда, хуҗалыкта җитди проблемалар юк. Быел кырларда 172 кеше хезмәт куя. Штат урып-җыю кампаниясе барышында гына булышкан, Арча техникумы һәм училищелары студентлары хисабына тулылана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100