news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРның Алексеевск районында иген амбарына явым-төшемнәр эләгә

"Элита" ҖЧҖне тикшерү материаллары җәмәгать судьясына карауга тапшырылган

 (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). ТРның Алексеевск районында иген амбарына атмосфера явым-төшемнәре эләгә. "Элита" ҖЧҖне тикшерү материаллары җәмәгать судьясына тикшерүгә тапшырылган, дип хәбәр ителә ТР буенча Кулланучылар хокуларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсенең рәсми сайтында.

Алексеевск районының "Элита" ҖЧҢдә планлы тикшерү үткәрелгән. Контроль-күзәтү чаралары барышында 2 нче ашлык складында чит предметлар: запас частьләр, буш капчыклар саклану ачыкланган. Амбар эченә тузган түбә аша атмосфера явым-төшемнәре эләгә. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиесе 2 нче иген складында икмәк запасларын амбар коңгызы, талпан һәм җирән он ашагыч белән зарарлануга юл куйган.  Әлеге факт буенча "Элита" ҖЧҖ директорына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Тикшерү материаллары җәмәгать судьясына карау өчен тапшырылган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100