news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРның 50 шәһәр һәм авыл җирлеге башлыгы җирле үзидарә өлкәсендә квалификациясен арттырды

ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә республика шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары, аларның урынбасарларының кваликациясен күтәрү курслары төгәлләнде

(Казан, 9 декабрь, “Татар–информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә республика шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары, аларның урынбасарларының кваликациясен күтәрү курслары төгәлләнде.
Академиядә 10 көн уку дәвамында Татарстан Республикасы шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары, аларның урынбасарлары идарә итү теориясе һәм практикасы, дәүләт һәм хокук теориясе, җирле үзидарә, менеджмент, икътисад нигезләре, торак–коммуналь тармагын модернизацияләү, бюджетара җайга салу, экология куркынычсызлыгы, электрон документлар әйләнешен гамәлгә кертү мәсьәләләрен өйрәнде, шулай ук түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, эшлекле аралашу тренингларында катнашты. Тыңлаучылар алдында лекцияләр белән әйдәп баручы галимнәр, дәүләт хезмәткәрләре һәм ТР җитәкчеләре чыгыш ясады.
Квалификация күтәрү курслары кысаларында шулай ук Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районында “Икътисади кризис шартларында социаль өлкәдә муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең формалары һәм алымнары” дигән темага күчмә гамәли дәресләр узды, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясенең матбугат хезмәте.



news_right_1
news_right_2
news_bot