Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТРның 5 районында ФАПларны, амбулаторияләрне һәм участок хастаханәләрен капиталь ремонтлау эшен башлаганнар
2013 нче ел программасына 417 сәламәтлек саклау учреждениесе кергән
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). ТРның 5 районында – Питрәч, Мамадыш, Әлки, Биектау һәм Минзәләдә - ФАПларны, амбулаторияләрне һәм участок хастаханәләрен капиталь ремонтлау эшен башлаганнар. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 2013 нче ел программасына 417 сәламәтлек саклау учреждениесе кергән. Модульле ФАПлар төзелеше өчен, 68 мәйдан әзерләнгән, 25 фундамент салынган. 2 нче февральга заводта 11 ФАП комплекты монтажлауга әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз