news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Триатлон буенча 16 – 19 яшьлек Россия юниорлары беренчелегендә Григорий Антипов - җиңүче

Икенче урында Григорийның игезәк ир туганы — Михаил Антипов.

(Казан, 5 август, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Григорий Антипов 54 минут 21 секунд белән Казанда Триатлон буенча 16 – 19 яшьлек Россия юниорлары арасында беренчелекне яулады.

“Без игезәк туганым белән Европа чемпионатыннан кайткан килеш арган хәлдә чыгыш ясадык. Йөзү авыр булыр дигән идем, бар да уңышлы булды”, - диде финишта триатлонист.

Хәзер спортчы дөнья чемпионатына әзерләнә башлый. Бу юниорлар арасында дөнья беренчелеген яуларга дртенче омтылышы булачак.

Икенче урынны Григорийның игезәк ир туганы Михаил Антипов яулады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100