news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Триатлон буенча ярышлар үткәрелү сәбәпле, Казанда машиналар хәрәкәтен чикләргә ниятлиләр

Казанда триатлон буенча Россия чемпионаты, шулай ук һәвәскәр спортчылар арасында Олимпия һәм урта дистанцияләрдә триатлон буеча ярышлар (Ironstar 113 & Olympic Kazan 2022) оештырылган көнне юлларны массакүләм төстә ябарга ниятлиләр. Шул хактагы карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган һәм бүгенге Документлар һәм муниципаль хокукый актлар җыентыгында дөнья күргән

Чикләүләр 18 июньдә – ярышларда катнашучылар үтәчәк маршрутларда гамәлдә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100