news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Химкига Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган

Химкига Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган

Химки шәһәренә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итте. Төбәк башлыгы мәгълүматлары буенча, Старбеево микрорайонында шәхси йортка пилотсыз очкыч һөҗүм итү нәтиҗәсендә хатын-кыз һәлак булган. Тагын бер кеше җимерекләр астында калган. Погорелки авылында ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган -Украина пилотсыз очкычы төзелә торган йортка һөҗүм иткән.

Моннан тыш, Истрада пилотсыз очкычлар торак йортларга (Дедовскида Космонавтлар урамындагы күп фатирлы йортка һәм Агрошәһәрчек бистәсендә алты шәхси йортка) һөҗүм итү нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Якынча мәгълүматларга караганда, өч ир-ат һәм бер хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.

Фотолар: Андрея Воробьевның «Макс» каналыннан

news_right_1
news_right_2
news_bot