news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү өлкәсендә пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында өч кеше һәлак булган

Мәскәү өлкәсенең Истра шәһәрендә Украинаның пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында өч кеше һәлак булган. Бу хакта төбәк губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итте.

«Кызганычка күрә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар. Истраның Пионерский бистәсендә пилотсыз очкыч төшү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын өчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Биш шәхси йортта янгын чыккан. Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Барлык зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», - дип язган Воробьев МАКС мессенджерында.

Мәскәү өлкәсе губернаторы мәгълүматлары буенча, Солнечногорскида тагын ике кеше зыян күргән – анда пилотсыз күп фатирлы йортка төшкән.

Узган төндә һава һөҗүменнән саклану системасы Мәскәү өлкәсендә дошманның 81 пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Пилотсыз очу аппаратлары Одинцово, Наро-Фоминск, Руза, Раменское, Можайск, Волоколамск, Чехов, Озеры, Истра, Подольск, Ступино, Домодедово, Солнечногорск һәм Коломна шәһәрләрендә юк ителгән, дип хәбәр итә Воробьев.

news_right_1
news_right_2
news_bot